"Ушков утраулары" паркында шугалак ачылды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Ачылыш тантанасында катнашучыларны социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Екатерина Ямалеева һәм "Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе" МКУ башлыгы Рашат Фаизов сәламләделәр.

Алга таба "Айсберг" хоккей командасы шугалакны сынап карады. 

Боз бик шәп! - диделәр малайлар.

"Ушковск утрауларында" шугалак Менделеевск халкы һәм кунаклары өчен мөмкин.

"Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе" МКУ "Нептун" ОК хезмәткәрләре, "Айсберг" мәктәп, шулай ук "Л.Я.Карпов исемендәге Хим.заводы" һәм 86 нчы янгын сүндерү-коткару часте бозны әзерләүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиздән "1 нче УБМ" территориясендә тагын бер шугалак ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International