ГХАТ базасында, көчле һәм омтылышлы кешеләр өчен, язмыш һәм билгеле бер хәлләр сындырмаган кешеләр өчен, "Тылсымлы илгә сәяхәт" бәйрәм программасы үткәрелде.
- Барысын да җиңә алабыз, иң мөһиме - кул җибәрмәү, мондый "үзенчәлекле" балалар безгә бәхет китерәчәк, - диде Зөлфия Журавлева барлык аналардан.
Чарада шулай ук район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева да катнашты.
Кич буена балалар белән чакырылган аниматорлар уйнадылар, ахырдан татлы бүләкләр тапшырылды.