Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 3 декабреннән 10 декабренә кадәр урыны белән һаваның уртача тәүлеклек температурасы 9-17° климат нормасыннан түбәнрәк, минималь температура -20..-25°, аерым районнарда -28°гакадәр. 2020 елның 14 декабренә кадәр республикада аномаль-салкын һава торышы сакланачак. 1. 2020 елның 12 декабренә Татарстан Республикасы буенча метеорология торышы фаразы: Алмашынучан болытлы һава. Күбесенчә явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыш, көньяк 3-8 м/с. Төнлә минималь температура, төнлә - 14....-19˚, аязганда -22...-27˚, көндез максималь температура -7...-12˚. Юлларда бозлавык.