Атна саен йомгаклау планеркасы

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды.

Киңәшмә барышында гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм контроль хатлар буенча мәсьәләләр каралды.

Лилия Гәрәева район үсешенең төп социаль-икътисадый күрсәткечләре буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Чакыртып алу комиссиясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә шулай ук шәһәрне һәм районны төзекләндерү һәм Яңа елга әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International