Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, бүгенге көндә районда эшсезлек дәрәҗәсе 1,03% тәшкил итә.
Идарәче компаниягә ял көннәрендә 16 гариза килгән, барысы да ябылган.
"ТКХ идарәсе" МУП хәбәр итүенчә, Татар.Чаллы насосын алыштырды, Песәй авылында торба алыштырылды.
Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Шулай ук Яңа ел чаралары планын әзерләү һәм шәһәр территориясен бизәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.