“Юность” мәдәният йорты янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре яңа ит, май, сыр, каймак, бал, коры җиләк-җимеш һәм башка продуктлар тәкъдим итә. Менделеевлылар бик теләп җирле фермерлар продукциясен сатып алалар. Ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.