Менделеевскида 2020-2021 елгы чаңгы сезонын ачу уңаеннан спорт бәйрәме узды. 2020 елның 12 декабрендә «Батыр» СШ МБУ чаңгы трассасында 2020-2021 елгы чаңгы сезоны ачылды. Әлеге вакыйга уңаеннан Менделеевск муниципаль районы чаңгы спортын яратучылар арасында чаңгы кроссы узды. Чарада спорт мәктәбе укучылары, ата-аналар һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.