2019 елдан авыл халкы өчен өстәмә пенсия ярдәмен күздә тоткан төзәтмәләр үз көченә керде. Ул картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнә торган беркетелгән түләүнең 25 процентына артуыннан гыйбарәт.
Өстәмәгә хокук өч шартны үтәгәндә бирелә. Беренчедән, пенсионерның яки пенсия сорап мөрәҗәгать иткән кешенең авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган стажлары булырга тиеш. Икенчедән, пенсионер авылда яшәргә тиеш. Ниһаять, ул эшләүче булырга тиеш түгел, ягъни мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерелмәсен.
Пенсияләргә төзәтмәләр кертү пенсионерларның түләүле эшләрендә булган документлар буенча барды. Яңадан исәпләүләр нәтиҗәсендә, өстәмәнең уртача күләме аена 1,3 мең сум тәшкил иткән. Өченче группа инвалидлык буенча пенсия алучыларның аена 667 сум күләмендә артуы күзәтелә.
1 гыйнвардан эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясе дә индексацияләнде. 25 процент өстәмә түләү хәзер 5334,19 сум тәшкил иткән яңа, арттырылган түләү күләменнән чыгып исәпләнде.
Авыл пенсионерларына арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукын бирә торган стажны исәпләгәндә, терлекчелектә, үсемлекчелектә һәм балыкчылыкта эш белән тәэмин ителгән очракта, колхозларда, совхозларда һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында эш исәпкә алына.
Авыл өстәмәсе алган пенсионер күчсә яки эшкә урнашса, бу түләү туктатыла. Эштән азат ителгән яки авыл җирлегенә күчкән очракта, бу түләүне яңарту гариза нигезендә башкарыла, ягъни пенсионерга бу артуны билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.