Күпбалалы аналар законнар нигезендә вакытыннан алда пенсиягә хокуклы. Биш һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм сигез яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга картлык буенча хезмәт пенсиясе 50 яшьтә билгеләнә. Әйтик, 2019 елдан пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына өч һәм дүрт балалы күп балалы аналар ия. Әгәр хатын-кызның өч баласы булса, ул яңа пенсия яшеннән өч елга иртәрәк пенсиягә чыга ала, әгәр хатын-кызның дүрт баласы булса - дүрт елга иртәрәк.