Хөрмәтле дуслар, 2020 ел ахырына якынлаша. Һәм бүген без муниципалитетның 2021 елга планнары белән уртаклашырга телибез.
* 3 нче гомуми белем бирү мәктәбен капиталь ремонтлау;
* «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 15 ишегалдында эшләр;
* Авыл җирлекләре территориясендә урамнарны яктыртуны торгызу;
* Балалар поликлиникасын капиталь ремонтлау;
* Актаҗик авылында ФАП төзелеше;
* "Ушков утраулары" паркы проектын эшләүнең 5 чиратын тормышка ашыру"
* Туйма елгасы үзәнен чистарту;
* Ык Тамагы авылында ФАПны капиталь ремонтлау.
Шулай ук олылар поликлиникасын, хатын-кызлар консультациясен (фасад), стационарны (вентиляция), «Менделеевск РҮХ»ДАССОның йогышлы бүлеген капиталь ремонтлау планлаштырыла.