12 декабрь – Рәсәй Конституциясе көне

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбендә  укучыларга бу бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирде.

Балалар сорау-җавап,әкиятне таны, анаграммалар бәйгеләрендә катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.  Укучылар мәктәптә укыганда ук безнең дәүләтебезнең төп нигезләре белергә, сәясәт, икътисад һәм этика өлкәсендә белемле булырга тиешләр. Киләчәк тормышларында бу аларга, һичшиксез, кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International