Онлайн режимында иртәнге киңәшмә

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Янгын куркынычсызлыгы буенча күрелә торган чараларны тикшерү максатыннан, район фермаларын комиссия белән карап чыгу турында Карар кабул ителде.

Киләсе атнада Харитонов КФХсына сыер абзары ачу планлаштырыла.

Идарәче компания хәбәр итүенчә, кичәге көндә 17 гариза килгән, аларны хәл итү эшләре алып барыла. Техника кар чистартуга әзер.

Шәһәр һәм районның иҗтимагый учреждениеләрен рәсмиләштерү буенча мәсьәләләрне карадылар, кайбер объектлар буенча рәсмиләштерүне яхшырту кирәклеге билгеләп үтелде.

Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Шулай ук Яңа ел чаралары планын әзерләү һәм шәһәр территориясен бизәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International