Янгын сагы хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары өй тирәсен карап чыктылар. Алар янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләштеләр, тематик белешмәлекләр һәм листовкалар тапшырдылар. Күп балалы гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның, алкогольдән явызларча файдаланырга сәләтле затларның яшәү урыннарына аерым игътибар бирелде.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Менделеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Максим Скоробогатов хәбәр иткәнчә, 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче унбер йортта 50 автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган. Аларны сатып алу һәм урнаштыруга акча район башлыгы Валерий Чершинцев күрсәтмәсе буенча район бюджеты акчаларыннан бүлеп бирелгән.
- Хөрмәтле менделеевлылар! Сезне көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәргә чакырабыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, - диде Максим Владимирович.