16 декабрьдә Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев видеоконференция режимында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган уртак утырышында катнашты.
Видеоконференциядә шулай ук Рөстәм Абдуллин – Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Руслан Харисов – Менделеевск шәһәре ЮХИДИ башлыгы, Иван Егоров - Менделеевск районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы, Антон Чураков – Менделеевск районы прокуроры, Руслан Әхмәтҗанов – район башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе һәм башкалар катнашты.
Видеоконференция тәмамланганнан соң район башлыгы 2021 елда картинг белән шөгыльләнү өчен мәйданчык булдыруны карарга, районда юлларны тиз арада кардан арындырырга кушты.
Шулай ук М7 федераль трассасында 4 км дан 14 км га кадәр ике полоса төшерү мәсьәләсе эшләнә, һәм "Чулман"базары янындагы боҗра чишелешен оештыру проекты әзерләнә.