Район башлыгы Валерий Чершинцев Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең видеоконференция режимында уртак коллегиясе утырышында катнашты

2020 елның 18 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узды. Утырышта катнашучылар 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елга бурычларын билгеләделәр. 

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Дмитрий Вольвач, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Видеоконференция режимында Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International