Валерий Чершинцев ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру һәм 2021 елда Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

2020 елның 18 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының, 2021 елда Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү буенча оештыру комитетының, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.

Видеоконференция режимында узган утырышта Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

ТАССРның 100 еллыгы елында республикада 14 меңнән артык бәйрәм чарасы үткәрелгән, аларда 9 миллионнан артык кеше катнашкан, дип билгеләп үтте Казан Кремлендә узган утырышта ТР вице-премьеры Васил Шәйхразиев.

400 татарстанлы "ТАССРның 100 еллыгы" медале белән бүләкләнде. Татарстанда республиканың 100 яшьтәше яши, аларны быел тантаналы рәвештә котладылар.

2020 ел дәвамында 4,4 мең социаль-мәдәни объект: мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, архивлар, күперләр, мәдәният йортлары, театрлар ремонтланган һәм ачылган.

Зур Казан боҗрасының чираттагы участогын эшләтеп җибәрделәр, Казан метросының икенче линиясе өстендә эш башланды, дип билгеләп үтте Шәйхрәзиев.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты, 2021 елда Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын үткәрү буенча оештыру комитетының, шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы уза.

Чыганак: реаль вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International