Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

РҮХ хәбәр итүенчә, 2021 елның 15 гыйнварыннан авыл җирлекләрендә, урынга чыгып, өлкән халыкны диспансерлаштыру яңадан башланачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 203 буш вакансия турында хәбәр ителә.

Идарәче компаниягә ял көннәрендә 27 гариза килгән, аларны хәл итү эшләре бара.

"ТКХ идарәсе" МУП Псәйдәге җитешсезлекләрне бетерү һәм Ижевка авылында эш алып бара.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International