Кыш бабайда кунакта

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

17 декабрь көнне Татар китапханәсенә 7нче бакча балалары килделәр. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларны Кыш бабай белән таныштырып, виртуаль сәяхәткә чакырды.

Балалар серле чанага “утырып” Кыш бабай резиденциясенә очтылар. Анда Кар Кызы, Батыр, Шүрәле һәм башка геройлар белән таныштылар, могҗизалы баскычта теләкләр теләделәр. Кыш бабай белән бергәләп, Дед Мороз, Снегурочка, Тол бабай, салкын падишаһы Чысхаанда кунак булдылар. Балалар табышмаклар чишеп, кыш турында татарча һәм русча шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап үз һөнәрләрен күрсәттеләр һәм Кыш бабай күчтәнәчләреннән авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International