Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсезлек дәрәҗәсе 0,92% тәшкил итә дип хәбәр ителә.
Идарәче компаниягә кичәге көн эчендә 12 гариза килгән, техника кар чистартуга чыга.
РҮХдә COVID-19дан вакцинация башланды. Беренче булып хастаханә һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре вакцинация ясады.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.