Менделеевскида коронавирус йогышын профилактикалау буенча вакцинация ясый башладылар. Беренче булып прививкаларны медиклар ясадылар.
Шәһәр сырхауханәсендә хәбәр итүләренчә, процедура түбәндәгечә уза: башта пациентны терапевт карый, аннары антителга анализ ясала. Пациентның тән температурасы һәм кан басымы үлчәнә, шулай ук анкеталау үткәрелә.
Вакцинация мәсьәләләре буенча терапевтка мөрәҗәгать итәргә яки 2-19-82 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.