Район башлыгы Валерий Чершинцев балалар сәнгать мәктәбендә инвалид балаларның әти-әниләре белән очрашты. Чәй табыны артында күңелле шартларда Валерий Чершинцев учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән берлектә барлык проблемалы сорауларга җавап бирде. Ата-аналарны аерым балалар укыту өчен тар белгечләрне җәлеп итү, районда пандуслар урнашкан территорияләрне тәртипкә китерү, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә тернәкләндерү үзәге булдыру мәсьәләсе кызыксындырды. Шулай ук алдагы очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүгә йомгак ясалды. Ата-аналар киңәшмәсе вакытында балалар өчен "Яңа елга кем барачак?" дигән яңа ел тамашасы оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район инвалидлар җәмгыяте рәисе булып Рөстәм Миңнеханов тора. ОВЗ белән быел районда 120 бала исәпләнә. Районда ОВЗда барлыгы 1 533 кеше яши.