ТР Президенты авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хастаханәләренә яңа автомобильләр тапшырды. "Татар-информ" хәбәр итә.

Район хастаханәләренә барлыгы 88 машина — 53 «ЛАДА Гранты» һәм 35 «УАЗ»машинасы юл тотачак. Алар барысы да «сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча бүлеп бирелгән.

Тантаналы чара бүген республиканың ЮХИДИ идарәсе мәйданчыгында узды. Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә коронавируска каршы катлаулы шартларда эшләргә туры килгән барлык медикларга рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International