Бүген администрациянең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия узды. Шәһәр һәм район халкы төрле максатларда җир кишәрлекләрен арендалау яки милек итеп алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Комиссия 21 җир мәсьәләсен карады.