Күркәм традиция буенча С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда хезмәттә иң югары казанышларны күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Болар-завод хезмәткәрләре, эшмәкәрләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалык, агросәнәгать комплексы, хокук саклау органнары, җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре, өстәмә, гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү педагоглары, табиблар, мәдәният хезмәткәрләре, янгын сүндерү һәм коткару хезмәте хезмәткәрләре һәм башкалар.
Җыелганнарны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде:
- Теләсә нинди һөнәр кирәкле һәм мөһим. Эшне сыйфатлы итеп башкарып, аңа үз җанын салган очракта, хезмәт лаеклы бәяләнәчәк, - диде Валерий Сергеевич.
Аннары республика һәм муниципаль бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Чәчәкләр, бүләкләр, елмаюлар, алкышлар, ветераннарга рәхмәт белдерү һәм һөнәрендә иң яхшыларны тану – моның белән тантана тулыланды.
С. Гассар исемендәге мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе иҗат коллективлары тамашачыларны матур номерлар белән сөендерделәр
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.