Консультация - 2021 елның 1 гыйнварыннан 2 гыйнварына кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү.

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

2021 елның 2 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә

Томан вакытында: Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тормозлардан качарга кирәк. Туктату кирәк булса, тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз вакытында берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Туктауларда күз күреме югары булган жилетны кулланырга. Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International