Менделеевск муниципаль районында һәр ел башында авыл хуҗалыгы оешмаларында булу күркәм традициягә әйләнде. Шул рәвешле, Валерий Чершинцев шәхсән үзе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен Яңа ел белән котлый, хуҗалыклар башлыклары белән бергә узган елга нәтиҗәләр ясый, шулай ук киләсе елга яңа максатлар һәм бурычлар куя.