2021 елның 5-8 гыйнвар көннәрендә «Батыр" спорт мәктәбендә бокс буенча XIII Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Алабуга, Ижевск, Байлар Сабасы, Бәләбәй, Азнакай, Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Безнең шәһәр данын тренер Шафиков м. р. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.
Көрәш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды:
III урын-Низамов Дамир
III урын-Назаров Дмитрий
III урын-Хәсәнов Риваль
III урын-Зубрин Ставр
II урын-Устинов Артем
II урын-Килеев Кирилл
I урын-Низамов Риналь
I урын-Хасаньянов Илһам
I урын-Шулаков Ранэль
Әлеге ярышның иганәчесе - «Барс бокс клубы " коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Ильяс Миңслам улы Вәлиев.
Җиңүчеләр турнирның спонсоры биргән кубоклар, грамоталар, медальләр һәм баллы призлар белән бүләкләнде.