«Тапшыру хезмәте» АҖ пенсияләрне эш көннәрендә дә, бәйрәм көннәрендә дә 2021 елның 4 гыйнварыннан билгеләнгән график нигезендә китерәчәк. Пенсияләр һәм башка социаль түләүләр кредит учреждениеләре (банклар) аша Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм кредит учреждениеләре арасында пенсияләрне илтеп җиткерү шартнамәләре нигезендә пенсияләр түләүгә акча күчерү графигы буенча башкарылачак.