11 гыйнварь көнне Камай мәдәният йортында бик куңелле итеп "Кичке уен" уздырылды. Кичәдә Менделеев районының татар авыллары мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Тамашабыз Кыш бабай белән Кар кызы котлаулары белән башланып китте. Килгән кунакларны Яңа ел белән Менделеев районының клублар системасы житәкчесе Фәрхетдинова Рәйхәнә Ситдыйк кызы котлап узды. Кичәбез уеннар белән беррәттә матур җырлар белән урелеп барды. Кичәбезне алып баручыга Гиззатулина Ясминурга зур рәхмәтебезне белдерәбез, иҗади уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз.


