Менделеевск районында «авыл» стажы өчен 1315 пенсионер өстәмә акча ала.
Аңа авыл җирендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән һәм хәзерге вакытта эшләмәүче картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучылар хокуклы.
2020 елдан "авыл» өстәмәсен билгеләү гариза характерына ия - "авыл" стажын раслаучы документларны пенсионерның түләү эше урнашкан урын буенча РПФ органына тапшырырга кирәк.
Яңадан исәпләү гариза бирү айдан соң килүче айның 1 числосыннан башкарыла.
Акчалата өстәмә 1421,56 сум, өченче группа инвалидлык буенча пенсия алучыларның аена 710,78 сум тәшкил итә.