Бүген, 13 нче гыйнварда, Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев яңа 2021 нче елда беренче сабый тапкан әнине котлады.
Резеда Мөхтаева 4 гыйнварда 3 килограмм 300 грамм авырлыктагы Раян исемле кыз тапкан. Гаиләдә бу беренче бала.
Валерий Чершинцев 2021 нче елның беренче баласын котлады һәм аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау хаты, туу турында таныклык, "ТАССРның 100 еллыгы" медале, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы бала табучы хатынга һәм балага бәхет, сәламәтлек һәм тормышларында иминлек теләде.
Шулай ук сабыйның әнисен Татьяна Алексеева - ЗАГС бүлеге башлыгы һәм РҮХнең баш табибы Оксана Бахматова котладылар.
2021 елның 1 гыйнварыннан Менделеевск районында барлыгы 4 бала туган.