Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
РҮХ хәбәр итүенчә, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Вакцинация мәсьәләләре буенча терапевтка мөрәҗәгать итәргә яки 2-19-82 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук авыл җирлекләрендә мобиль поликлиниканың актив эше бара. Менделеевск районы буенча План-график:
11.01 - 15.01 - Тихоново, ФАП: Тихоново.
18.01 - 22.01 - Бизяки, ФАПы: Бизяки, Сетяково, Тат.Текашево.
25.01 - 05.02 - Псеево, ФАПы: Псеево, Тат.Сарсаз, Ижевка, Икское Устье, Тураево, Тат.Ахтиял, Тойгузино
8.02 - 12.02 - Тат.Челны, ФАПы: Тат.Челны, Мунайка, Абалачи, Брюшли.
15.02 - 19.02 - Енабердино. ФАПы: Енабердино, Ст.Гришкино, Тойма, Камаево.
22.02 - 26.02 - Ильнеть. ФАПы: Ильнеть, Монашево, Кокшан, Актазики.
Поликлиникалар 8.00 дән 15.00 гә кадәр эшләячәк.
Аннары Пушкин ур., 5 адресы буенча урнашкан фатирларының берсендә булган янгынга бәйле рәвештә, район башлыгы район хезмәтләренең: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, полиция һәм ЕДДС оператив хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыклады.