Төнлә Пушкин урамындагы 5 нче йорттагы янгын турында хәбәр килә. Һәлакәт урынына 86 нчы номерлы ПСЧ хезмәткәрләре килгәч, дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән төтен чыгуын ачыклаганнар.
Сулыш аппаратлары ярдәмендә өйдән алты кешене, шул исәптән ике баланы чыгарганнар.
Янгын белән инде 15 минуттан соң җиңә алганнар, әмма ут 7 кв. метр мәйданда диван, карават һәм язма өстәл юкка чыгарырга өлгергән.
Зыян күрүчеләр арасында - фатирның 33 яшьлек аек булмаган хуҗабикәсе. Ул кул пешү, сулыш юллары һәм ис газы белән агулану белән Чаллының БСМПына китерелгән.
Якынча ачыкланганча, янгын чыгуның сәбәбе фатирның хуҗабикәсе тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү булган.