Район башлыгы Валерий Чершинцев районның авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм хуҗалык белгечләре белән очрашты, проблемалы мәсьәләләрне карадылар һәм алдагы эш планнарын билгеләделәр.
Хуҗалык белгечләре терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсендә төп йомгаклау күрсәткечләре турында сөйләделәр. Ел йомгаклары буенча уңыш 27 ц/га тәшкил итте, чәчү мәйданнары сакланды, узган елга карата 102% тәшкил итте, 9 баш сыер чистартылды.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе алдында түбәндәге бурычлар куелды: эре мөгезле терлекләрне электрон идентификацияләү эшен оештыру, лейкоз белән зарарлануны киметү, савымны арттыру, Монашево авылында урнашкан сыер абзарын файдалануга тапшыру, элиталы орлыклар сатып алу, авыл хуҗалыгы техникасын яңарту, машина-трактор паркы бинасын реконструкцияләү, тракторларны ремонтлау өчен җылы бокс булдыру.
Төп бурыч - инвентаризация үткәрү һәм объектларны рәсмиләштерү эшен башлау. Хәзерге вакытта 16 объект рәсмиләштерелмәгән хәлдә.
Хуҗалык 2010 елдан бирле эшли. Төп эшчәнлек төре булып терлекчелек тора.