Менделеевскида Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина катнашында шәһәр һәм район үсешенең башка өстенлекле юнәлешләре һәм ТОСЭР эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
«Район җитәкчелеге һәм активы белән фикер алышкан төп мәсьәлә-«Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эше, яңа җитештерүләр һәм югары җитештерүчән эш урыннары булдыру, инвестицияләр җәлеп итү. Мондый территория статусын шәһәр ике ел элек алган. Бүгенге көндә биредә биш резидент бар. Кызганычка каршы, пандемия аркасында район узган ел киң колачлы проектларны гамәлгә ашыра алмады, шуңа күрә бүген без берничә сәгать җентекле фикер алышуга багышладык. Көн тәртибендәге аерым пункт-Менделеевск районында федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру " » - дип хәбәр итте Когогина.
Әлфия Когогина Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү буенча Эксперт советы рәисе: «Дәүләт Думасында федераль дәрәҗәдә Моношәһәрләрне тотрыклы үстерү мәсьәләләренә кураторлык итеп, миңа туган Татарстанда һәм минем бер мандатлы округта эшләнгән ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны аеруча мөһим», – дип билгеләп үтте парламентарий.