Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ исеменнән мәгълүмат килде: Консультация - 2021 елның 15 гыйнварыннан 16 гыйнварына кадәр метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән кар явуы, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланган буран, көчле җил 15-17 м/с, юлларда кар көртләре көтелә.