Менделеевскида төп бәйрәм 19 гыйнварда 11:00 сәгатьтә «Ушков утраулары»нда узачак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева паркта урнашкан коену урыннарында иртәнге 11 дән 21:00 гә кадәр чумарга мөмкин булачагы турында хәбәр итте. Чуму йоласын үткәрү урыннарында Чукындыруны бәйрәм итү өчен кирәкле шартлар тудырылачак, халыкны гражданнар яклавы, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, шәһәр халкының иминлеген тәэмин итү өчен полициянең шәһәр хезмәтләре файдаланылачак. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.