18 гыйнварда Россиянең хәрби даны календаренда - үзенчәлекле дата. 78 ел элек, 1943 елның 18 гыйнварында, Бөек Ватан сугышы барышында Ленинград блокадасы өзелде.
Менделеевскида Ленинград блокадасында яшәүче бердәнбер хатын-кыз - Лидия Николаевна Белоусова яшәгән. Аның истәлекләре - ачы газаплар хроникасы, яшь буынга дөньяны бәяләргә өйрәтү. "Блокададагы Ленинградта тормыш башланды. Техникумда бер айга якын гына укырга туры килде, чөнки һава хәвефләре көндез дә, төнлә дә тукталмады диярлек, чормада кизү торырга кирәк иде, бик күп самолетлар яндыргыч бомбаларны ташладылар.
Фашистлар зур-зур азык складларын, шәһәрнең төп азык-төлек складларына бомба аттылар һәм яндырдылар. Ике атна буе кара төтен агылды - шикәр, май, ит һәм башка нәрсәләр яна иде. Карточкаларга паек кисәк кимеде, ә октябрь уртасында икмәктән башка берни дә бирмәделәр диярлек. Миңа - 150 г, әнигә - 300 г.
Без дус кызым белән трамвайлар йөргәндә, ярдәмче хуҗалыклар булган шәһәр читенә барып, анда нидер табарга (кәбестә яки чөгендер) тырыштык, ләкин безне пулеметтан аттылар. Немецлар ерак булмаган. Бер пайок икмәк артыннан берничә сәгать басып торырга туры килде, чөнки кайчан алып киләчәкләрен һәм күпме икәнен белми идек.
Без коммуналь фатирда яшәдек. Беренче булып ачлыктан олы (55 һәм 50 яшь) күршеләребез Сергей Дмитриевич һәм Маргарита Петровна үлде. Без башка күрше белән аларны хәтта күмә дә алмадык, ә җәймәләргә төреп, бишенче каттан түбәнгә төшерә һәм подъезд алдына куя алдык. Җеназа командалары һәр көнне ишегалларын йөреп чыгып, үлгәннәрне җыеп алып китәләр иде.".