2021 елгы ТР муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -1 тур» сайлап алу этабында катнашу турында

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 16 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә ТР муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре - 1 тур» сайлап алу этабы узды. Ярышта Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск, Тукай шәһәрләреннән 98 спортчы катнашты. Безнең шәһәрне «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тренеры Т.А. Шәйхулова җитәкчелегендә тәкъдим иттеләр.

Ярыш 2009-2010 елгы егетләр, 2008-2009 елгы егетләр, 2011 елгы һәм кечерәк малайлар, 2008-2009 елгы кызлар, 2010 елгы һәм кечерәк кызлар арасында ялгыз разрядта үткәрелде.

 

Безнең тәрбияләнүчеләр үз яшь төркемнәрендә лаеклы чыгыш ясадылар.

 

II урынны - Мирсәетов Рәхим (2012 ел) алды.

 

Җиңүче диплом һәм медаль белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International