Бөек композитор- Нәҗип Җиһанов

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Музыка дөньясы беркемне дә битараф калдырмый. Аның серле аһәңе дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, кәефне күтәрә, тормышны, кешеләрне яратырга этәрә. 15 нче гыйнвар бөек композитор Нәҗип Җиһановның туган көне. Шул уңайдан, Псәй мәдәният йортында, әлеге күренекле шәхескә, музыка дөньясына нигез салучы Салих Сәйдәшевка багышланган мәгълүмати сәгать уздырылды.  Музыка сәнгатен яратучы балаларның күңелләре дә матур була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International