2021 елның 17 гыйнварында Алабуга шәһәрендә ТР муниципаль берәмлекләре арасында бадминтон буенча шәхси кубокның 1 этабы узды (Зональ этап).
Ярышларда Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Актаныш, Тукай районнары спортчылары катнашты.
Безнең шәһәрне тренер Шәйхулова Т.А. җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.
Ярыш 2009-2010 һәм 2008-2009 елгы егетләр, 2011 елгы һәм кечерәк малайлар, 2008-2009 елгы кызлар,2010 елгы һәм кечерәк кызлар арасында ялгыз разрядта үткәрелде.