90 яшьлек юбилярның котлавы

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Менделеевск районында яшәүче Фатыйхова Оркыя Шәймөхәммәт кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Екатерина Ямалеева Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлау сүзләренә шулай ук ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм "Карповец" ТИҮ рәисе Гөлсинә Заһретдинова кушылды, алар да истәлекле бүләкләр тапшырды һәм юбилярга нык сәламәтлек, оптимизм, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм озын гомер теләделәр.

Оркыя Шәймөхәммәт кызы Казахстанда туган. 2001 елда Менделеевск районына күченә.

Оркыя Фатыйхованың 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.

Без котлауларга кушылабыз,  ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International