Студентлар белән очрашу

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Студент еллары- һәркем тормышында тирән эз калдырган күңелле чор. Бүгенге студент ничек яши, нинди уйлар белән яна, шөгыльләре нидән гыйбарәт? Әлеге сорауларга җавап табу максатыннан, Песәй мәдәният йортында студентлар белән очрашу үткәрелде. Ничек кенә булмасын, алар барысына да өлгерә: төрле секцияләргә йөрергә дә, спорт ярышларында, конкурсларда катнашырга да. Ә иң мөһиме: яхшы итеп сессияләрен тәмамлаганнар, югары степендиягә ия булулары турында горурланып сөйләделәр алар.

Очрашуның икенче өлеше "Мин татар булуым белән горурланам" исеме астында үтте. Яшьләр белән бик рәхәтләнеп милли уеннар уйнадык, төрле конкурс кысаларында аларның фикерләү сәләтләрен, проблемаларны чишү осталыкларын, креатив булуларын ачыкладык.

Барлык студентларны 25 нче гыйнар- студентлар көне белән котлыйбыз. Алга таба яңа үрләр яулап, зур уңышларга ирешергә язсын үзләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International