31 нче гыйнварда Халыкара интернетсыз йөрү көне уңаеннан Тойгуҗа авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Тагын бер тапкыр Яңа ел турында" дигән уен программасы үткәрделәр. Балалар игътибарына күңелле уеннар тәкъдим ителде. Һава торышы җылы иде, шуңа күрә уеннар саф һавада үтте. Бәйрәм күңелле, позитив, күңел күтәренкелеге белән барды.