Туган телләр еллыгы кысаларында, Песәй авылы мәдәният йортында "Энҗе кебек матур туган телем" дигән шигырь кичәсе уздырылды. Әлеге чарада туган телебезнең иң матур, иң камил, иң аһәңле тел икәненә басым ясалды. Укучылар тарафыннан матур шигырьләр укылды, татар теленең канатлы гыйбарәләре тыңланылды. Шигърияткә кызыксыну, туган телебезгә олы мәхәббәт тәрбияләүче мондый кичәләр ел дәвамында еш үткәрелер дигән фикергә килдек.