13 февраль көнне Камай авылы мәдәният йортында якташыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Каракалпакстаннын халык артисты Вафирә Гыйзәтуллинаны искә алу кичәсе уздырылды.
Исән булса аңа 75 яшь тулган булыр иде.
Кичә башында истәлек тактасына чәчәкләр куелды.
Анда аның кызы Камилә, туганнары, килгән кунаклар катнашты. Районыбызның иҗат коллективлары концерт белән чыгыш ясадылар. Чарада Вафирә Гыйзәтуллинаның яратып җырлый торган һәм аңа багышланган җырлар яңгырады.