Татар китапханәсендә, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган әдәби-патриотик кичәләр уздырылды. Кичәләрдә 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты. (Татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р.)
Китапханәче Гөлназ Хафизова әдипнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрьнең балачагыннан хикәяләр, кечкенәләр өчен язылган шигырьләрен тыңлау, “Кызыл ромашка” шигырен видеоязмада карау сабыйларга Муса Җәлил турында күбрәк белергә булышты. “Моабит дәфтәрләре”нең язылу тарихын алар тын калып тыңладылар. Балалар Муса Җәлилнең “Маэмай”, “Әтәч”, “Карак песи” шигырьләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр.