4 март көнне Үзәк китапханә 1 нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен «сугышта хатын-кыз йөзе түгел»дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.
Хатын - кыз һәм сугыш. Бу сүзләр ничек туры килми. Әмма 1941 елда илебез һәм бөтен дөнья өстендәге куркыныч Совет хатын-кызларын үз мөмкинлекләрен башкача бәяләргә, ир-атлар белән беррәттән сафка басарга, тылда фронтка киткән ирләрен, улларын, абыйларын алыштырырга мәҗбүр итте. Бөек Ватан сугышы фронтларында Совет Армиясендә миллионнан артык хатын-кыз сугыша. Алар каһарманлык һәм батырлык үрнәге булдылар. Аларның ике меңе хәрби орденнар белән бүләкләнде, йөзгә якын Советлар Союзы Геройлары булды, 49ы үлгәннән соң. Тылда 15 млн. нан артык хатын-кыз хезмәт куя. Хатын-кызлар җирдә тынычлыкны саклап калу, сугышны юк итү өчен куркыныч елларда үлемсез батырлык ясадылар.
Балалар Советлар Союзы Геройлары – Людмила Павлюченко, Марина Раскова, Мәгубә Сыртланова, Зинаида Самсонова турында сөйләделәр. Кичәдә О.Берггольц, Ю. Друнина, М. Исаковский, к. Симонов шигырьләре һәм Бөек Ватан сугышында хатын-кызларның үлемсез батырлыгына багышланган җырлар яңгырады.