Россиялеләрнең электрон хезмәт кенәгәләрен формалаштыру узган елның 1 гыйнварыннан башланды. Барлык эшләүче гражданнар өчен дә хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларның яңа форматына күчү ирекле һәм бары тик кеше ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла.