21 март – Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән экологик сәгатьләр уздырылды.
Сабыйлар урман тавышларын тыңлап, кошларны таныдылар, урманда йөргәндә төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. “Урманчы” табышмакларын чишеп, җәнлекләрнең кызыклыүзенчәлекләрен белделәр. Мәкальләр әйтеп, аларның мәгънәләрен аңлаттылар. Балалар урман өчен янгынның иң куркыныч нәрсә икәнен төшенделәр. “Бервакыт урманда”, “Керпенең туны” мультфильмнарын карап, алган белемнәрен тагын да ныгыттылар. Ахырда, табигать турындагы китаплар белән таныштылар.